Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарча җырлап танылган Оливер Мукенди һәм Камиләнең сабые туган

Хәтерләсәгез, Африка егете Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп "Эх, алмагачлары!" татар халык җырын башкарып танылган иде.

Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде, шактый дан казанды. Африканың Конго иленнән килгән Оливер узган ел июль аенда Камилә исемле татар кызына өйләнде. Ә ел башында Оливер үзенең тиздән әти булу сөенече белән уртаклашып, инстаграмга авырлы хатынының фотосын куйган иде.  

Ниһаять, сөенче! Оливерның кызы туган. Бәхетле әти-әни бала тудыру йортыннан алып чыкканда төшкән фотолар белән уртаклаша.

«Ходаем, рәхмәт сиңа», ди әти кеше.   

 

 

 

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев