Пятачокта унбиш ел күрмәгән дусларны очраттык!
Алмаз Мәһәдиев «Шәһри Чаллы» пятачокларына фотограф буларак килә. 4 августта үткән бәйрәм аның күңеленә аерата кереп калган. Тәэсирләрен ул газета укучылар белән дә уртаклашты.
– Чаллыда минем дусларым – «Шәһри Чаллы» газетасы коллективы оештырган чираттагы «Эх, Чаллы пятачоклары!» бәйрәме узды. Бу юлы чара газетаның туган көненә багышланган иде. Һәрвакыттагыча, пятачок бик күңелле үтте. Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары рәхәтләнеп күңел ачты.
Мин бу юлы да бирегә кешеләрнең эмоцияләрен фотога төшерергә дип килдем. Туганнарымны да үзем белән алдым, алар да мондый матур бәйрәмне күрсеннәр дидем. Шунысы кызык, әлеге пятачок үз «миссиясен» үтәде: 15 елдан артык күрешмәгән танышларыбызны очраттык! Шәхсән минем үземә пятачок бәйрәме тагын бер көтелмәгән сюрприз әзерләгән иде – мин биредә мәктәп тәмамлаганнан соң ук социаль челтәрләр аша аралаша башлаган, ләкин бер дә күрешмәгән дус кызымны очраттым. Икебез дә Актаныштан. Анда очрашу насыйп булмаган иде, Чаллыдагы пятачокта күрешергә язган икән. Һәм алдан сөйләшеп түгел, көтмәгәндә очраштык бит! «Шәһри Чаллы» редакциясенең халыкны очраштыру, аралаштыруга юнәлдерелгән төп максаты минем очракта да гамәлгә ашты.
Бүгенге тынгысыз заманда без вакыт һәм акча артыннан куабыз, төп байлыкларыбызның берсе – аралашуны онытып барабыз. Интернет челтәрендәге «очрашулар» берничек тә чын аралашуны алыштыра алмый. Ә пятачоклар очраштырып, аралаштырып кына калмый, күңел ачарга, көндәлек проблемаларны онытып торырга да ярдәм итә. Минемчә, мондый милли чаралар башка шәһәр-районнарда үткәрелсә дә комачау итмәс иде.
«Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсуповага һәм аның командасына, бу идеяне хуплаган мәдәният идарәсенә зур рәхмәтемне белдерәм! Сез йөзләгән кешегә күтәренке кәеф бүләк итәсез!
Пятачок турында тулырак монда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев