Түбән Каманың иң өлкән блогерын соңгы юлга озаттылар
9 августта Түбән Каманың танылган блогеры – 87 яшьлек Фәния Зиннәтшинаның (nenei_tatar) йөрәге тибүдән туктады. Бу турыда социаль челтәрләрдә аның оныгы, шулай ук блогер Альбина хәбәр итте.
Алар бергәләшеп кызыклы видеолар да төшерәләр иде. Альбина яраткан нәнәенең блогын үзе алып барды. Ул турыда монда язган идек.
10 августта Түбән Каманының Үзәк мәчете тирәсендә Фәния әбекәй Зиннәтшина белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелган иде.
– Кайтам дип әйткән идең бит... Нәнәемне соңгы юлга озатырга килгән һәрбер кешегә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Күз нурымның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булса иде, – дип яза блогер Альбина Исмаева.
Тагын шунысы бар: нәнәй яшәгән фатирда сәгатьләр 2:30да туктап калганнар. Бу турыда Альбина үзе дә шаккатып сөйләде. Моны нәрсәгә юрарга да белмәвен хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев