Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Минем уңыш» бәйгесенең өченче катнашучысы

«Минем уңыш» бәйгесенә фотолар килә башлады.

- Фотода минем кызым Элина һәм күрше малае Кирилл. Балаларны Тукай районы Җәйләү авылында төшереп алдык. Без бакчада төрле яшелчә, җиләк-җимешләр утыртабыз: кабак, кишер, чөгендер, ташкабакларның нинди генә төрлесе юк, кәбестә, кольраби дигән төре, суган, җиләкләребез мул була, слива, балан агачлары бар. Әле быел гына брокколи утырттык. Моннан тыш помидорларыбыз, баклажаннар бик әйбәт була, - дип яза безгә укучыбыз Эльза Ибаева.    

Сүз уңаеннан, сездән бакча патшалыгында төшкән, кискиткеч җиләк-җимешләр, яшелчәләр төрлелеген, муллылыгын һәм байлыгын тасвирлаучы фотосурәтләр көтеп калабыз. Аларны  shahri_chally@mail.ru адресына «Конкурска» тамгасы белән җибәрүегез сорала. Үзегезнең кайдан булуыгызны, шөгылегезне, уңышыгыз турында бераз гына мәгълүмат та өстәргә онытмагыз. Фотода сез һәм бакча уңышыгыз тасвирланган булырга тиеш.   

Фотолар 21 августка кадәр кабул ителә. Тавыш бирү вакыты – 22 августтан – 31 августка кадәр. Җиңүчебезгә Чаллы татар дәүләт драма театрының спектакленә ике кешелек чакыру билеты әзерләдек. Фотолар сездән - бүләк бездән! Башладык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев