Чаллы рәссамы Кипрда үлгән
Вадим берни әйтмичә, өеннән чыгып киткән, ике көннән соң үле гәүдәсен генә тапканнар...
Чаллыда туып-үскән, кечкенәдән рәсем ясарга яратып, сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган талантлы егетнең соңгы эше «Гренада» экстрим паркының дизайн проекты иде.
Вадим Кукушкин соңгы 5 елда гаиләсе белән Кипрда яшәде. Анда шәхси күргәзмәсен ачарга хыялланган булган. Тик хыялы чынга ашмый калды. 31 яшендә аның гомере өзелде. Вадим берни әйтмичә, өеннән чыгып киткән, ике көннән соң үле гәүдәсен генә тапканнар...
Көз көне Гөлсабирә Хәкимова исемендәге картиналар галереясендә талантлы рәссам Вадим Кукушкинның шәхси күргәзмәсе ачыла. Һәр картинасын күңел җылысын биреп ясаган рәссамның күргәзмәсе ачылуны әнисе Ирина Владимировна дулкынланып көтә.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев