11 апрель 2022 яңалыклары
-
Ринас Әхмәтовтан – яңа җыр
Аның көен Ринас үзе иҗат иткән. Шигырен исә Урәзмәт авылында гомер итүче Венера Нургалиева язган.
-
Чаллыга рок йолдызлары килә
15 апрельдә Орган музыкасы залы каршындагы мәйданда «Россия өчен» музыкаль-ватанпәрвәрлек марафоны кысаларында зур концерт була.
-
Чаллыда коронавирус бар әле
Пандемия башланганнан бирле Чаллыда коронавирус инфекциясенең 16292 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 17,3 процентка түбәнрәк.
-
Чаллы кибетләрендә тоз да, шикәр дә бар
Чаллының сәүдә нокталарында сатуга тоз чыкты. Дөрес, хәзер аны элеккечә 10-11 сумга алып булмый.
-
Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү вакыты билгеле
Ураза гаете быел 2 майда билгеләп үтеләчәк.
-
Сукбайларны ашатучы Чаллы эшмәкәре «Ел кешесе» исеменә лаек булды
Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин «Я Покупаю» Россия журналы үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча «Ел кешесе» дип танылды.
-
Якташлар, очрашуга килегез!
Якташлык җәмгыятьләре оештырып, аларны очраштыру – бик кирәкле гамәл.
-
Чаллыда чокырларны ямау өчен 112,3 миллион сум акча сарыф ителәчәк
Чаллыда урам-юл системасын карап тоту һәм ремонтлау өчен 112,3 миллион сум акча юнәлтергә ниятлиләр. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
-
Чаллыда яшәүчеләр «Адымнар» гимназиясендәге түләүле дәресләрдән зарлана
Социаль челтәрләрдә Чаллыда яшәүчеләр «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә уку өчен татар һәм инглиз теле буенча түләүле дәресләргә йөрергә кирәк булудан канәгатьсезлек белдерә.
-
Яр буе паркын үзгәрешләр көтә: балалар, өлкәннәр өчен генә түгел, этләргә дә мәйданчыклар барлыкка киләчәк
Архитекторлар ассызыклаганча, паркның инфраструктурасы үзгәрәчәк: керү юлында җәяүлеләр өчен зур тротуар барлыкка киләчәк, мәйданчыклар кешенең яше һәм кызыксынулары буенча бүленәчәк, шулай ук терренкур зонасы да булачак.
-
Чаллыда узган тоталь диктантны 83 яшьлек әбекәй дә язды
Шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханә системасы икенче тапкыр тоталь диктантта катнашучыларны кабул итте.
-
Светофор вакытлыча эшләмәячәк
Машина йөртүчеләргә Автозавод һәм Мәскәү проспектлары киселешендә игътибарлы булырга кирәк.
-
Наил Мәһдиев азык-төлек тармагы вәкилләрен кризиска каршы штабка җыйды
Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев рәислегендә кризиска каршы штаб утырышлары дәвам итә. Чираттагы очрашуга азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате компанияләре җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр ителә мэриянең Telegram-каналында.
-
11 апрельгә Чаллыда һәм Татарстанда һава торышы
11 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Явым-төшемнәр көтелми.