Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коронавирус бар әле

Пандемия башланганнан бирле Чаллыда коронавирус инфекциясенең 16292 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 17,3 процентка түбәнрәк.

Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

– Бүгенге көнгә авыручылар саны бераз кимеде, – диде ул. – Узган атнада 180 кешегә коронавирус диагнозы куелган булса, бу атнада 173 кешедә ачыкланды. 

Киңәшмәдән мәгълүм булганча, Роспотребнадзор белгечләре әле дә оешма-предприятеләргә тикшерүләр белән дә чыга. Шушы көннәрдә алар дүрт балалар бакчасын, ике мәктәпне тикшергәннәр. 17нче һәм 19нчы мәктәпләрдә исә санитар таләпләрне бозу очраклары теркәлде. 

Шәһәрдә исә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дә дәвам итә.  Чаллыга 311415 данә вакцина кайткан. Прививканы барлык шифаханәләрендә һәм «Омега» сәүдә үзәгендә ясатырга була.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев