Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр буе паркын үзгәрешләр көтә: балалар, өлкәннәр өчен генә түгел, этләргә дә мәйданчыклар барлыкка киләчәк

Архитекторлар ассызыклаганча, паркның инфраструктурасы үзгәрәчәк: керү юлында җәяүлеләр өчен зур тротуар барлыкка киләчәк, мәйданчыклар кешенең яше һәм кызыксынулары буенча бүленәчәк, шулай ук терренкур зонасы да булачак.

Беренче этап кысаларында балалар мәйданчыклары, тренажер зоналары, спортчылар өчен мәйданчыклар һәм этләрне йөртү өчен махсус урыннар булдырылачак. Әлеге зона Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә уникаль булырга вәгъдә итә, - дип билгеләп үтә Россия Төзелеш министрлыгы эксперты Артем Гебелев. Шулай ук архитекторлар биредә этләр өчен махсус тренировкалар үткәрергә җайланмалар да урнаштырырга планлаштыра. Моннан тыш, кинологик үзәк булдыру идеясе дә бар, анда белгечләр хайваннарны карау һәм аларны өйрәтү буенча консультацияләр үткәрәчәк.

Паркта урнашкан карьер зонасын да яңарту күздә тотыла. Монда яктыртырткыч баганалардан тыш, террасалы зур булмаган кафелар да урын алачак. Моннан тыш, урманнарны торгызу буенча экологик проект та стар алачак. Бүгенге көндә аның кысаларында, парктагы күлне чистарту буенча, проект-смета документациясе әзерләнә.

Парк мәйданында урнашкан Тантаналар сарае янындагы территорияне дә үзгәрешләр көтә: урманда, бина артында амфитеатр белән арт-объект урнашачак, анда йөрергә, утырырга һәм күчмә теркәлү оештырырга мөмкин булачак. Гомумән алганда, «Архитектур десанты» архитекторлары Яр буе паркын берничә этапта төзекләндерергә планлаштыралар, якын арада инде эшләрнең беренче этабына керешергә исәп тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев