Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда узган тоталь диктантны 83 яшьлек әбекәй дә язды

Шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханә системасы икенче тапкыр тоталь диктантта катнашучыларны кабул итте.

“Тоталь диктант” акциясе Үзәк шәһәр китапханәсе мәйданчыгында үткәрелде. Китапханә системасы хезмәткәрләре белән бергә диктантны унлап шәһәрдәшебез язды. Россиялеләрнең дәүләт теле буенча белемнәрен 50дән артык эксперт тикшерде.

Шуны да әйтергә кирәк, диктантны язган иң өлкән катнашучыга 83 яшь иде. Ул - Ваганова Людмила Васильевна.

Быел диктант өчен язучы, "Зур китап" премиясе лауреаты Марина Степнова иҗатыннан текст алынды. Чаллыда аның әсәренең "Гроза" өлеше укылды. Текстта 19 гасыр ахырында Воронеж каласында гомер итүче яшүсмер язмышы бәян ителә. Катнашучыларга диктантны Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсе директоры Гайнуллина Венера Марсиловна укыды.

Диктант нәтиҗәләре берничә атнадан билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев