Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чокырларны ямау өчен 112,3 миллион сум акча сарыф ителәчәк

Чаллыда урам-юл системасын карап тоту һәм ремонтлау өчен 112,3 миллион сум акча юнәлтергә ниятлиләр. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Эшләргә заказ бирүче – Автокала Башкарма комитеты, акчалар муниципаль бюджеттан бүленәчәк.

Документ нигезендә, подрядчы шәһәрнең автомобиль юлларындагы чокырларны ямарга, яңгыр канализациясе һәм тышкы яктырту челтәрләрен ремонтларга тиеш.

Электрон аукционда катнашу өчен гаризаларны 15 апрельгә кадәр бирергә мөмкин. Эшләрнең 2022 елның 31 декабренә кадәр төгәлләнүе шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев