15 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Җиңүнең 40 еллыгы урамы һәм Автозавод проспекты киселешендә светофорны сүндереп торачаклар
17 ноябрьдә сәгать 8:30дан 10:00гә кадәр һәм 14:00дән 17:00гә кадәр Җиңүнең 40 еллыгы һәм Автозавод проспекты киселешендә светофор эшләмәячәк.
-
«Нур» яшьләр үзәгендә «Бердәмлектә безнең көч» форумы уза
19 ноябрьдә Чаллыда «Бердәмлектә безнең көч» дип исмләнгән эшләүче яшьләр форумы уздырыла. Быел ул «Нур» яшьләр үзәгендә үткәрелә. Чара 9:00 башлана.
-
Чаллы студентлары «Ел казанышы» республика конкурсында җиңү яулады
«Ел казанышлары– 2020» республика конкурсының бүләкләү тантанасына 53 лауреат һәм җиңүче чакырылган иде, шуларның унтугызы – Казан шәһәре мәгариф оешмаларыннан, утыз дүрте – Татарстан Республикасы шәһәрләреннән студентлар. Тантанада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.
-
Ел башыннан административ хокук бозулар турында 10 меңнән артык беркетмә төзелде
Шәһәр административ комиссиясенең агымдагы елның 9 ае буенча эш нәтиҗәләре турында комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү белән 91 вазыйфаи зат шөгыльләнә.
-
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,46% тәшкил итә
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,46% тәшкил итә. Хәзерге вакытта Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 268 граждан теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
-
Математикадан беренче урын алды
77нче гимназия укучысы Илдар Хәбибуллин Чаллы дәүләт педагогия университеты уздырган математика олимпиадасында беренче урын яулады.
-
Автогигант хезмәткәрләренә булыша
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре 48/20 йортында газ шартлаудан зыян күрүчеләр өчен 312,9 мең сумнан артык акча җыйдылар.
-
Президент килә
Бу атнада Чаллыга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә.
-
214 меңнән артык Чаллы кешесе яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаткан
Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 4 817 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 916,9 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 0,9%ка артык.
-
QR-код тикшерүләр турында Чаллы мэры: «Машина йөртүчеләрне контролерга әйләндерергә ярамый»
Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу атнада транспортта QR-кодларны тикшерү схемасын эшләп чыгарга бурыч куйды.
-
Чаллыга 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләүче өч мәйданчыкта - Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкта), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Ярминкәләрдә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре төп катнашучылар булды.
-
Коронавирус йоктырган иң яшь пациент Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә ята
Белгечләр бераз температура күтәрелгәндә һәм тамак авыртканда да табибка мөрәҗәгать итәргә һәм дәвалана башларга кирәклеген искәртә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Халык санын алуны оештыруга югары бәя бирде
Татарстанстат белешмәсе буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты халык санын алуда катнашкан.
-
15 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
15 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кайбер районнарда кар явачак.