QR-код тикшерүләр турында Чаллы мэры: «Машина йөртүчеләрне контролерга әйләндерергә ярамый»
Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу атнада транспортта QR-кодларны тикшерү схемасын эшләп чыгарга бурыч куйды.
– Без бу тикшерүләрнең ниндидер асылын, уңайлы схемасын табарга тиеш, – дип сөйләде мэр. - Без, һичшиксез, чаралар күрәчәкбез. Республика җитәкчелеге карарлары тикшерелми, ә үтәлә. Әмма теләсә нинди мәсьәләне дә тикшерергә, нәтиҗәләр була алырлык итеп эшкә тотынырга кирәк. Һәр муниципалитетның үз үзенчәлекләре бар - моны да истән чыгармаска ярамый. Безнең бурыч - җәмәгать транспортын нормаль режимда эшләтү.
Наил Мәһдиев ял көннәрендә машина йөртүчеләр белән аралашты, һәм коллегаларыннан схеманы эшләгәндә аларга колак салырга да кушты:
– Без бүген машина йөртүчене контролерга әйләндерә алмыйбыз, аның башка бурычлары бар. Ул, куар-код тикшерәм дип, юлга игътибар итмәскә мөмкин, ә бу пассажирларны куркыныч астына куя. Машина йөртүчеләргә безнең тырышлыгыбыз һәм ТР Хөкүмәте ярдәме кирәк булачак. Ярдәм күрсәтеләчәк, - дип аҗлатты мэр.
Исегезгә төшерәбез, республикада транспортта QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән гамәлгә кертелә.
Фото: https://chelny-biz.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев