Чаллыга 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләүче өч мәйданчыкта - Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкта), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Ярминкәләрдә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре төп катнашучылар булды.

Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер ите, сарык ите, кош-корт (каз, үрдәк, тавыклар); бәрәңге, кәбестә, суган, кишер һәм башкалар тәкъдим ителде. 23 млн. сумлык 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде. 
«Төзүче» стадионының ярминкә мәйданчыгында Сарман муниципаль районының «Мәдәният йорты» коллективлары тарафыннан концерт программасы оештырылды.
Шулай ук ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногоманов та булды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ярминкә

Нет комментариев