«Нур» яшьләр үзәгендә «Бердәмлектә безнең көч» форумы уза
Яңалыклар тасмасы

«Нур» яшьләр үзәгендә «Бердәмлектә безнең көч» форумы уза

19 ноябрьдә Чаллыда «Бердәмлектә безнең көч» дип исмләнгән эшләүче яшьләр форумы уздырыла. Быел ул «Нур» яшьләр үзәгендә үткәрелә. Чара 9:00 башлана.

Форумда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылачак: «Төрле буыннар белән хезмәттәшлек формасы. Яшь хезмәткәрләрне тоту"; "Эмоциональ яну" тренингы; коммуникация уены.
Шулай ук форум кысаларында «Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары советы» җирле иҗтимагый оешмасы советын сайлау максатыннан хисап-сайлау конференциясе узачак.
Катнашуга гаризалар 16 ноябрьгә кадәр oorm16@gmail.com электрон адресына кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев