16 август 2021 яңалыклары
-
Яр Чаллыда пляж волейболы турниры тәмамланды
Узган ялларда «Волейбол шәһәре» проекты кысаларында пляж волейболы буенча турнир узды. Турнир ике форматта үтте: ирләр һәм «МИКСТ» командалар арасында (ир-ат лар һәм хатын-кызлар). Барлыгы 18 команда катнашты.
-
Яр Чаллыда ковидка каршы чараларны үтәү буенча эш дәвам итә
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшнең ничек дәвам итүе турында сөйләде.
-
Татарстанда төбәк дәүләт басмаларында матбугат мәйданын бүлү буенча жеребьевка узды
Партияләр һәм кандидатлар массакүләм мәгълүмат чараларында агитациягә керешә.
-
Язучы, профессор һәм бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат
Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак.
-
Шамил Усманов урамындагы юл участогын ремонтлау 97%ка үтәлгән
Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын ремонтлау 97%ка үтәлгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
-
БДИ өчен 15 мең сум акча
Бер фән буенча югары БДИ нәтиҗәләре өчен чыгарылыш сыйныф укучылары 15 мең сум акча алачак.
-
Яр Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде
Үткән шимбәдә Чаллыда 2021 елның ике меңенче никахы теркәлде. Яшь парларны Регина Гуссамова һәм Тимур Мөхәммәтхановны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов котлады.
-
16 августтан торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләрне яңадан рәсмиләштерү башлана
2021 елның 16 августыннан яңа чорга торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия 2021 елның 1 мартыннан 2021 елның 31 августына кадәр билгеләнгән гражданнар өчен субсидияне яңадан рәсмиләштерү башлана. Ул бер ай дәвамында, ягъни 2021 елның 16 августыннан 2021 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил итә
Яр Чаллыда ел башыннан эш эзләү максатыннан кадрлар үзәгенә 8472 эш эзләүче мөрәҗәгать иткән, 1473 кеше эшсезләр сыйфатында исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % тәшкил итә (ТР буенча - 0,88%).
-
Наил Мәһдиев Чаллыда ел башыннан туган дүрт меңенче баланың әти-әнисен котлады
Чаллыда дүрт меңенче (ел башыннан) шәһәр гражданины дөньяга килгән. Ул 10 августта Гыйләҗетдинов Марат Тәлгать улы һәм Оксана Владимировна гаиләсендә туган малай була. Аларның уллары Рөстәм - гаиләдә икенче бала.
-
Августта Татарстанда яшәүчеләр өч көн рәттән ял итәчәк
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы законы нигезендә 30 август – Республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде".
-
Маршрут үзгәрә
15 августтан 35нче номерлы маршрут 63нче комплекс аша үтәчәк.
-
Яңа башкарма директор билгеләнде
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Башкарма директор вазыйфасына Рәсим Рәхимҗан улы Хафизов билгеләнде.
-
Наил Мәһдиев: «ТОСЭР - яңа мөмкинлекләр, резервлар һәм эш урыннары ул»
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр иткәнчә, 2021 елның I яртыеллыгында шәһәр бюджеты керемнәре 6 млрд 604 млн сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чорына үсеш темпы ярты ел нәтиҗәләре буенча 129% дәрәҗәсендә.
-
Автобуслар - Санкт-Петербургка
“КамАЗ” ГАҖ Санкт-Петербургка табигый газ белән йөри торган 20 “НефАЗ” автобусы җибәрә.