Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамил Усманов урамындагы юл участогын ремонтлау 97%ка үтәлгән

Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын ремонтлау 97%ка үтәлгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

"Шамил Усманов урамын төзекләндерү буенча бүгенге көнгә без 97% үтәү ноктасында торабыз.  Объектны 30 августта тапшырырга дигән бурыч куелган. Контракт буенча дата 12 октябрьдә билгеләнгән. Без алга таба эшлибез ", - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, әлеге урамда 1,5 км озынлыктагы юл участогы ремонтлана, 350 парковка урыны төзекләндерелә, 205 яңа юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек һәм 45 тышкы яктырту терәге билгеләнә.

(nabchelny.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи