Наил Мәһдиев: «ТОСЭР - яңа мөмкинлекләр, резервлар һәм эш урыннары ул»
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр иткәнчә, 2021 елның I яртыеллыгында шәһәр бюджеты керемнәре 6 млрд 604 млн сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чорына үсеш темпы ярты ел нәтиҗәләре буенча 129% дәрәҗәсендә.
Салым буенча керем 1 млрд 405 млн сум тәшкил иткән.
Физик затлар керемнәренә салым буенча үсеш темпы нигездә хезмәт хакын күтәрү, шулай ук премия түләүләре һәм дивидендлар түләү исәбенә ирешелде. Шулай ук 27 млн сумга берләштерелгән бюджетка физик затлар керемнәренә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территория резидентларыннан салым күләме артты. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча керем 190 млн сум тәшкил иткән, шәһәр бюджетына 52 млн сум.
«Без хезмәт хакы һәм эш урыннары саны артуын күзәтәбез, - дип ачыклык кертте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Шуңа бәйле рәвештә, узган ел белән чагыштырганда, шәһәр бюджетына 800 млн сумнан артык өстәмә акча җәлеп итү насыйп булды, төп чыганактан бюджетка керемнәр 19% ка югарырак булды. Бу саннарга эре салым түләүчеләр эше, шулай ук ТОСЭР (Территория опережающего социально-экономического развития) резидентлары эше нәтиҗәсендә ирешелде. ТОСЭР - яңа мөмкинлекләр, яңа эш урыннары. Эш өчен резервлар зур".
Бюджетның үз керемнәрендә салым булмаган керемнәр өлеше 21% тәшкил иткән. Бюджетка 569 млн сум кергән, еллык планлы билгеләнешләр 59% ка үтәлгән. Шул ук вакытта Светлана Мулюкова билгеләп үткәнчә, Чаллы шәһәре бюджеты үзенең социаль юнәлешен саклый - 2021 елның беренче яртыеллыгында социаль сәясәткә 333 млн сум бүлеп бирелгән (бирегә балаларның җәйге ялын оештыру да, табиб-интерннарга грантлар түләү дә, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшен оештыру һәм үсеше дә һәм башка бик күп нәрсәләр керә).
2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча бюджеттан тыш эшчәнлектән керем 334,6 млн сум күләмендә алынган. Бу акчалар шәһәрнең муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләмен арттыруга һәм тотуга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев