Автобуслар - Санкт-Петербургка
Яңалыклар тасмасы

Автобуслар - Санкт-Петербургка

“КамАЗ” ГАҖ Санкт-Петербургка табигый газ белән йөри торган 20 “НефАЗ” автобусы җибәрә.

Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аукцион нәтиҗәсендә газ моторлы автобуслар партиясенең бәясе 322,8 млн сум булган. Автобуслар 15 октябрьгә кадәр Петербургның “Пассажиравтотранс” паркына китә.
Автобус 89 пассажирга исәпләнгән, машина йөртүчегә интеллектуаль ярдәм системасы белән җиһазландырылган.

Фото: fotobus.msk.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


автобус транспорт казан чикләү

Нет комментариев