Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда пляж волейболы турниры тәмамланды

Узган ялларда «Волейбол шәһәре» проекты кысаларында пляж волейболы буенча турнир узды. Турнир ике форматта үтте: ирләр һәм «МИКСТ» командалар арасында (ир-ат лар һәм хатын-кызлар). Барлыгы 18 команда катнашты.

«70+» ир-атлар турниры йомгаклары буенча өченче урынны «Минотавры-2» командасы (Юсупов А. / Вафин Р.) алды, икенче урынны «Союз» командасы (Низамов И. / Паненко Р.) яулады. Ир-атлар турнирында Можга шәһәре командасы җиңүче булды (Усманов Р. / Хәлиуллин Р.).
«МИКСТ 70+» турнир йомгаклары буенча өченче урынны «Пельмени» командасына (Кудрявцев А. / Охотникова О.) бирделәр. Икенче урында «Взлёт» командасы (Залялов Р. / Краснова И.) калды.   «МИКСТ 70+» турнирында җиңүче булып «Колобки» командасы (Алпитаров Р. / Исламова В.) танылды, алар барысы да Яр Чаллыдан.
Җиңүчеләр һәм призёрлар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Бүләкләүне федерациянең башкарма директоры Сергей Волобуев үткәрде. Ярышларның баш хөкемдары Сергей Кохановский һәм Федерациянең җаваплы секретаре Альбина Әхмәдиева булды.
Ярышлар Чаллы шәһәре Федерациясе тарафыннан шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе, «Союз-Регион» ярдәмендә, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре Волейбол федерациясе генераль директоры Андрей Ляпунов башлангычы белән оештырылды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт волейбол