Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ИТ-парк форумга чакыра

30 сентябрьдә Чаллы ИТ-паркында "Сәнәгать роботлары. Татарстан-2014" форумы оештырыла. Биредә җәмәгатьчелеккә сәнәгать роботларының актуаль модельләре тәкъдим ителәчәк. Форумда шулай ук Япониянең Fanuc роботлар җитештерү корпорациясенең Россиядәге беренче төбәк офисын ачу тантанасы була. Бу компаниянең роботлары BMW автомобильләрен, Apple һәм башка бик күп танылган сәүдә маркалы продукцияләрне җыя. Fanuc компаниясенең Россиянең...

30 сентябрьдә Чаллы ИТ-паркында "Сәнәгать роботлары. Татарстан-2014" форумы оештырыла.

Биредә җәмәгатьчелеккә сәнәгать роботларының актуаль модельләре тәкъдим ителәчәк. Форумда шулай ук Япониянең Fanuc роботлар җитештерү корпорациясенең Россиядәге беренче төбәк офисын ачу тантанасы була. Бу компаниянең роботлары BMW автомобильләрен, Apple һәм башка бик күп танылган сәүдә маркалы продукцияләрне җыя.

Fanuc компаниясенең Россиянең Мәскәү дәрәҗәсендәге беренче шәһәре итеп Чаллыны сайлавы очраклы гына түгел. Шәһәребез "КАМАЗ" һәм "Нижнекамскнефтехим" кебек эре акционерлык җәмгыятьләрен берләштергән Кама сәнәгать кластерының үзәге булып тора. Моннан тыш, Чаллы ИТ-паркы базасында яңа проектлар тормышка ашырыла.

ИТ-парк холлында оештырылган күргәзмәдә нокталы һәм дугалы эретеп ябыштыручы, югары технологияле механик эшкәртүче, җиһазларның төгәл эшләвен тәэмин итүче роботлар һәм заманча станоклар куелачак.

Fanucның офисы ИТ-парк мәйданында урын алачак. Әлеге компания ел саен оештырыла торган "Сәнәгать роботлары. Татарстан-2014" форумында да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев