Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда суыткычлар җыячаклар

Кытайның күләмле көнкүреш техникасы җитештерүче Haier корпорациясе 2015 елда Казанда һәм Чаллыда климатик техниканы өйрәнү буенча укыту үзәкләре ачарга җыена. Плитәләр, кондиционерлар, су җылыткычлар, суыткычлар, туңдыру камералары, телевизорлар җитештерүче бу корпорация Чаллыда Haier суыткычлары җитештерә башлаячак, дип хәбәр итә эшмәкәрләр порталы. Проектка 2 млрд сум чамасы инвестицияләр каралган. Кытай суыткычларын...

Кытайның күләмле көнкүреш техникасы җитештерүче Haier корпорациясе 2015 елда Казанда һәм Чаллыда климатик техниканы өйрәнү буенча укыту үзәкләре ачарга җыена.

Плитәләр, кондиционерлар, су җылыткычлар, суыткычлар, туңдыру камералары, телевизорлар җитештерүче бу корпорация Чаллыда Haier суыткычлары җитештерә башлаячак, дип хәбәр итә эшмәкәрләр порталы. Проектка 2 млрд сум чамасы инвестицияләр каралган. Кытай суыткычларын Чаллыда җитештерү гамәлгә ашырылган очракта, 400 эш урыны булачак. Предприятие елына 500 мең берәмлек продукция җитештерәчәк. Корпорация Татарстанда эконом-класслы кондиционерлар сатуны да планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев