14 сентябрьдә республикада Татарстан Югары Советына сайлаулар белән бергә, шәһәребезнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның мәктәп советларына спикерлар сайладылар. Мәктәпләрдә сайлау участокларының эше иртәнге 8дә башланып китте. Сайлауларда 5-11нче сыйныф укучылары катнашырга хокуклы иде. Сәгать 11гә инде яшерен сайлау юлы белән 29 мең укучы тавыш бирде. Бу - барлык...
14 сентябрьдә республикада Татарстан Югары Советына сайлаулар белән бергә, шәһәребезнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның мәктәп советларына спикерлар сайладылар.
Мәктәпләрдә сайлау участокларының эше иртәнге 8дә башланып китте. Сайлауларда 5-11нче сыйныф укучылары катнашырга хокуклы иде. Сәгать 11гә инде яшерен сайлау юлы белән 29 мең укучы тавыш бирде. Бу - барлык укучыларның 63%ы. Иң актив сайлаучылар - Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары. Монда сәгать 11гә сайлаучыларның 97%ы тавыш биреп өлгергән иде. 44нче мәктәптә укучыларның - 91%ы, 51нче мәктәптә 86%ы сайлады. Укучыларның сайлаучы буларак активлыгына, бәлки, иң актив сыйныф, иң актив мәктәп булу теләге дә тәэсир иткәндер. Чөнки андыйларга бүләкләр вәгъдә ителде.
Сайлаулар көндезге 12гә кадәр барып, 12 сәгать 5 минутта тавышларны санау башланды.
Укучыларның мәктәп советына спикерлар сайлауда барлыгы 42 мең 274 укучы катнашты.
Бу - барлык сайлаучыларның 94,5%ы. Активлыкта 84нче лицей-интернат укучыларына тиңнәр булмады. Сайлауларда алар 100% катнаштылар. 36нчы (98,8%), 57нче (98,6%) гимназияләрдә, 28нче мәктәптә дә (98,5%) сайлаучыларның активлыгы югары булды. "Чаллы укучылары сайлауларда ата-аналарына караганда активрак булдылар", - дип искәртте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сайлауларга нәтиҗә ясап.
16 сентябрьдә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев яңа сайланган спикерларга һәм укучыларның шәһәр советы депутатларына таныклыклар тапшырды.
Нет комментариев