Канатлар очканда ныгый
Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына Ризаэддин Фәхреддингә багышланган "Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңның тарихын" исеме астында оештырылган Икенче ачык интеллектуаль бәйгедән канәгатьләнү хисләре белән кайттым.
Телебезнең үсүе өчен шартлар авырая. Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек шәхесләребез милләт һәм аның яшәеше өчен, халкыбызның динле, тәрбияле, укымышлы булуы...