Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелек кылу – изге бурычыбыз

Орган залында "Кояш безнең һәрберебездә" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Ул "Церебраль параличлы балалар" хәйрия фонды оешуга 10 ел тулуга багышланды. Әлеге оешма 2004 елның ноябрендә барлыкка килгән иде. Шуннан бирле ул авыру балаларга ярдәм күрсәтә, аларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә биредә 350 бала исәптә тора. Хәйрия концертына Татарстан...

Орган залында "Кояш безнең һәрберебездә" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Ул "Церебраль параличлы балалар" хәйрия фонды оешуга 10 ел тулуга багышланды. Әлеге оешма 2004 елның ноябрендә барлыкка килгән иде. Шуннан бирле ул авыру балаларга ярдәм күрсәтә, аларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә биредә 350 бала исәптә тора.

Хәйрия концертына Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, предприятие һәм оешма җитәкчеләре килгән иде. "Чаллы халкы һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм кулы сузды. Шатлык-куанычлар белән бүлешү биредә матур традициягә әйләнде", - диде Васил Гаязович. Ул фондка оргтехника бүләк итте.

Наил Мәһдиев, залдагыларга мөрәҗәгать итеп, Чаллыда хәйриячелек традицияләренең киләчәктә дә дәвам ителәчәген әйтте. Ул катлаулы һәм игелекле хезмәтләре өчен фонд хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. "10 ел эчендә шактый күп эш башкарылган. Янәшәңдәге балаларга, аларның катлаулы проблемаларына игелекле караш булмаса, бу фонд булмас иде. Һәрберебез тирә-юньдәгеләргә бераз гына булышса, дөнья шәфкатьлерәк булыр иде", - диде ул. Наил Гамбәрович фондка 350 мең сумлык медицина җиһазлары алачакларын хәбәр итте. "Церебраль параличлы балалар" фонды президенты Тәнзилә Егорова бәйрәмгә килүчеләрнең барчасына ихлас рәхмәтен җиткерде.

Хәйрия фондына беренче каналның "Голос. Дети" телевизион проектында катнашучылар да үзләреннән өлеш керттеләр. Миллионлаган тамашачыларның мәхәббәтен яулаган талантлы балалар Анастасия Титова, Ален Ершов, Илья Бортков, Мишель Петрович, Евгений Шкунов, Роман Мишуков, Софья Федорова, Сюзанна Мхитаян, Катя Косолапова, Арина Петрова, Ольга Саракандиның һәм фонд ярдәмендә сәламәтлекләрен ныгыткан Тимур Корнев белән Азалия Яфясова (рәсемдә) чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Концерттан кергән акча бу юлы да церебраль параличлы балаларны дәвалауга тотылачак.

Иртәгә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында чираттагы хәйрия чарасы була. Әниләр көненә багышлап, "Безнең мирас" фонды оештырган әлеге концерттан җыелган акча шунда ук инвалид балалар тәрбияләүче берничә әнигә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев