Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сыра сатсаң, 6 мең сум штраф

Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату закон буенча катгый тыела. Андыйларга 6000 сум штраф салына. Шуңа да карамастан, мондый төр җинаятьләр әле дә очрап тора. Чаллы эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искәндрова әйтүенчә, агымдагы елда 130 сәүдә предприятиесендә әлеге канунны бозу очраклары теркәлгән. 15 сәүдә...

Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату закон буенча катгый тыела. Андыйларга 6000 сум штраф салына.

Шуңа да карамастан, мондый төр җинаятьләр әле дә очрап тора. Чаллы эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искәндрова әйтүенчә, агымдагы елда 130 сәүдә предприятиесендә әлеге канунны бозу очраклары теркәлгән. 15 сәүдә ноктасында аны берничә тапкыр бозганнар. Андыйларга карата 10 айда 4 җинаять эше кузгатылган.

"Кибетләрдән сыра, аракы урлау очраклары да булып тора. Моның өчен закон буенча 3 елга иректән мәхрүм итү яный", - ди хокук сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев