Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат укучылар белән очрашты

Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламент дәресләре үткәрде. Социаль комитет рәисе Светлана Захарова 37нче мәктәптә укучылар белән очрашты. Аның дәресе Татарстан парламентының 20 еллыгына багышланган иде. Мәктәпнең югары сыйныф укучылары депутат белән очрашуга ныклап әзерләнгәннәр. Күбесе Татарстан парламенты, кануннарны кабул итү процессын яхшы белә. Шуңа күрә очрашу кызыклы һәм...

Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламент дәресләре үткәрде. Социаль комитет рәисе Светлана Захарова 37нче мәктәптә укучылар белән очрашты. Аның дәресе Татарстан парламентының 20 еллыгына багышланган иде.

Мәктәпнең югары сыйныф укучылары депутат белән очрашуга ныклап әзерләнгәннәр. Күбесе Татарстан парламенты, кануннарны кабул итү процессын яхшы белә. Шуңа күрә очрашу кызыклы һәм эшлекле төстә үтте.

Светлана Захарова социаль комитет эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге комитет депутатлары гади кешеләрнең проблемаларын яхшы белә, аларны гамәлдәге кануннар нигезендә хәл итәргә тырыша. Шәхсән Светлана Захарова үзенең сайлаучыларына даими булышып тора: берәүне хастаханәгә урнаштыра, икенчесенә социаль ярдәм алуда киңәшләрен бирә. Ветераннарны һәм инвалидларны "Шәһри Чаллы" газетасына яздыра. Мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрергә булыша.

Парламент дәресе кысаларында эшлекле уеннар, дискуссияләр оештырылды. Укучылар Татарстан Дәүләт Советы турындагы фильмны да кызыксынып карадылар.

Депутат укучылар арасында рәсем, иҗади эшләр һәм видеороликлар бәйгесе баруын да әйтте. Җиңүчеләрне 2015 елның февралендә Казанда бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X