Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Уңышыма зарланмыйм

Быелгы җәй безне тагын сыный. Инде берничә атна урамда эссе һава торышы тора. Республикабыз буенча яңгырлар яуса да, шәһәребездә әллә ни явым-төшемнәр күзәтелми. Мондый коры көннәрдә бакчачыларга авыр, чөнки утырткан яшелчәләрне саклап калу, алар мул уңыш бирсен өчен шактый гына көч куярга кирәк.

Римма Березкина, 65 яшь, тәҗрибәле бакчачы:
- Бакчам «Отделочник» ширкәтендә урнашкан.  Аңа утыз елдан артык. Быелгы җәй башкалардан аерыла дип әйтмәс идем. Җәй көне эссе була инде ул. Яңгырлар сирәк яуса да, уңышыма зарлана алмыйм. Инде ничә еллар өйдәгеләрем үзебезнең бакчабызда үскән, экологик яктан чиста яшелчәләр генә ашыйлар. Алар искиткеч тәмле. Бигрәк тә помидорларым уңды быел. Теплицага - 9 майда, ачык грунтка 14 майда утырттым.  Мин аларны минераль ашламалар кулланмыйча гына үстерәм. Көл һәм ипи белән генә тукландырам. Чәчәк аткан вакытта суны көн аралаш диярлек  сибә идем, ә инде помидорлары күренә башлагач атнага ике тапкырга гына калдырдым. Шул ук вакытта аларга күп су да ярамый, чөнки яшелчәләр ярыла башлый. 
Римма Березкина бакчасында 100 төп помидор бар. Сортларга килгәндә, ул «Бычье сердце», «Воловье ухо», «Хөрмә» дигәннәрне сайлаган.  Тагын аның вак кына черри төпләре дә бар. Һәркайсында 10-15 данә үсә. Җыйганда берьюлы берничә чиләк уңыш җыя Римма Ивановна. «Бакчабызда су проблемасы юк, аны график буенча даими биреп торалар. Яңгыр яумый дип хафаланмыйбыз, бар нәрсә дә яхшы гына үсә», - ди ул. 
-    Бу кадәр помидорларны кая гына куеп бетерәсез?- дип сорамыйча булдыра  алмадым. 
- Кызымның гаиләсенә дә бирәм. Салатлар ясыйм, тозлыйм, сок ясыйм, черри сортын махсус кышка туңдырыр өчен үстерәм, - диде ул. 
Укучыларыбыз белән лечо рецепты белән бүлеште Римма Березкина. 

Ингредиентлар:

2-3 кг помидор
1 кг суган
1 кг кишер
1 кг баллы борыч
1 стакан үсемлек мае
2 аш кашыгы шикәр комы
2 аш кашыгы тоз
3 аш кашыгы уксус 

Әзерләү ысулы:

Помидорларны иттарткыч аша чыгартабыз, суганны һәм борычны ярым ай шикелле турыйбыз, кишерне эре угыч аша чыгарабыз. Үсемлек мае, шикәр комы, тоз салып, барысын бергә кушып болгатабыз. Килеп чыккан массаны уртача утта 40 минут пешерәбез. Сүндерергә 10 минут кала 3 аш кашыгы уксус салабыз. Әзер лечоны стериль банкаларга тутырабыз да, тимер капкачлар белән ябып өстен каплап куябыз. Суынгач базда яки салкынчарак урында саклыйбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт бакчачы