Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи турында истәлекләр. "Берсендә бөтен акчасын төркемендәге ир-атларга биреп бетерде, үзенә Казанга кайтырлык та акчасы калмады" (анонс)

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең кинәт вафат булуына 27 июльдә 4 ел тула. Балалары, туганнары, дуслары бу хәл белән һаман да килешә алмый. Газетабызда “Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр” сәхифәсен башлагач, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә яшәүчеләр телефон, социаль челтәрләр аша Хәния турындагы хәтирәләре белән уртаклашалар. Бүген укучыларыбызга Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә яшәүче Гөлшат Мөбәрәкованың истәлекләрен тәкъдим итәбез.

- Хәния беркайчан да үзен аямады. Энесе Нурислам бик яшьли, үкенечле үлеп киткәч, Хәния кара кайгыларга батып йөрде. Шул хәлендә дә концертлар белән йөрергә җыена бу. “Кайтма, Хәния, бу халәтеңдә нинди концерт”, - дим. “И, Гөлшат, үз хәлем авыр да соң, төркемем Яңа ел алдыннан бер тиен акчасыз кала бит. Аларның күзләренә ничек карармын?” - диде шунда. Гел шулай иң беренче чиратта төркеме, коллективы, туганнары, балалары, кода-кодагыйлары, дуслары өчен борчылды. Берсендә бөтен акчасын төркемендәге ир-атларга биреп бетерде, үзенә Казанга кайтырлык та акчасы калмады... Аның өчен кеше мәнфәгате һәрвакыт беренче урында булды. 
Бу хакта тулырак “Шәһри Чаллы”да һәм газетабызның http://shahrichalli.ru/ рәсми сайтында Зөлфия ГАЛИМ язмасы.  

Фото: ok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев