22 август 2023 яңалыклары
-
Танылган күренекле җырчы вафат
Ул озак вакыт авыраган.
-
Киләсе атнада 4 көн генә эшлибез
30 августта ял итәчәкбез.
-
Чаллыда малайларны мәктәпкә киендерү күпмегә баса?
Ике балага 25 мең сум тирәсе.
-
Подъездда кызны көчләргә уйлаган ир-атны кулга алдылар
Ул - 28 яшьлек Үзбәкстан егете.
-
Бала тапканда үлгән Чаллы укытучысының ипотека бурычын каплаячаклар
«КАМАЗ» АҖ Алена Мөхәммәтованың ире Рафаэльга 600 мең сум акча бирде.
-
Коллар сатып алган һәм изоляторга эләккән
71 яшьлек картка карата җинаять эше кузгатылган.
-
Чаллыда микрофинанслау оешмасын таладылар
Акча урлауда гаепләнүчегә 31 яшь.
-
Резидә Юсупова: «Фанатларча башкарган эшне ташлап, урамга чыгып киттек»
«Телевидениедә җитәкчелек алышынды. Берсен-берсе алыштырып торган ике җитәкченең мөнәсәбәтләре шактый киеренке иде, күрәсең. Нәтиҗәдә, төрле «лагерьларга» бүленеп, коллектив та чуалышып бетте. Ә без дустым һәм хезмәттәшем Гөлназ Әхмәтҗанова белән беркемнең дә тарафдары түгел идек. Бу хәлләргә читтән карап торабыз. Берзаман безне дә эткәләү-төрткәләү китте. Югыйсә, мин андагы мәгълүмат бүлегендә күпме кешене эшкә өйрәттем, остаз булдым. Шулхәтле дөньябызны онытып, фанатларча эшләдек без анда! Карап-карап тордым да: «Гөлназ, мөгаен, безгә эштән китәргә вакыт җиткәндер», – минәйтәм. Ә үзебезнең барыр җиребез юк. Әмма инде китәргә дигән карар башка сеңгән. Шулай итеп, урамга чыгып киттек...» - «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупованың «Мәйдан» журналына биргән интервьюсы.
-
Чаллыда яшәүче әби аянычлы хәлгә юлыкты
Ул 500 мең сумын югалтты.
-
Чаллыдан бу чарага кемнәр бара?
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә үрнәк гаиләләр өчен тантаналы чара уздыра.