Яңалыклар тасмасы

Чаллыда микрофинанслау оешмасын таладылар

Акча урлауда гаепләнүчегә 31 яшь.

Чаллыдагы микрофинанслау оешмасына пычак тотып бер ир-ат килеп керә. Белгечне куркытып ул кассадагы акчаны сорый. Оешма хезмәткәре каршы килми - 35 мең сум тирәсе чыгарып бирә.

Күз алдыннан югалгач, офиста эшләүче кыз полиция хезмәткәрләрен чакырта. Карак эзенә бик тиз чыгалар. Ул - моңарчы хөкем ителгән 31 яшьлек ир-ат. Беркайда да эшләми. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенниклар

Нет комментариев