Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган күренекле җырчы вафат

Ул озак вакыт авыраган.

Танылган итальян җырчысы Тото Кутуньо вафат булган. Аңа 80 яшь иде. 

Кутуньоны Миландагы Сан-Раффаэле хастаханәсенә салган булганнар.  Әмма ул терелә алмаган.

Җырчының менеджеры Данило Манкузо әйтүенчә, озакка сузылган каты авыру нәтиҗәсендә соңгы айларда Тото Кутуньоның хәле начарланган.

Мәгълүм булганча, ул 

L"italiano җыры белән дөньякүләмендә популярлык казанды. Тото Кутуньо 1990 елда Хорватиядә узган  "Евровидение"дә җиңде. 

Танылган җырчының үлеме сәнгать әһелләрен битараф калдырмады. 

Татарстанның атказанган, Башкортостанның халык артисты Әнвәр Нургалиев: "Минем кумирым вафат", - дип язды үзенең соцчелтәрдәге битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Тото Кутуньо Анвар Нургалиев