Бала тапканда үлгән Чаллы укытучысының ипотека бурычын каплаячаклар
«КАМАЗ» АҖ Алена Мөхәммәтованың ире Рафаэльга 600 мең сум акча бирде.
Тол калган 3 бала әтисе Рафаэль "КАМАЗ" АҖ җитәкчелегенә рәхмәтен завод газетасы аша белдергән. Ул әлеге заводта конструкторлар бүлеге җитәкчесе булып хезмәт куя.
Исегезгә төшерәбез, 14 март көнне Алена Мөхәммәтованың гомере өзелде. Бала тапканнан соң, эченә кан саву сәбәпле, ананың йөрәге тибүдән туктады. Чаллы табиблары аңа 18 минут йөрәк-үпкә реанимациясе ясады. Ул көнне гомерен саклап кала алсалар да, бер атнадан соң ана Казан хастаханәсендә җан бирде.
Мөхәммәтовларның улларына Ранэль дип исем куштылар. Аңа 5 ай. Туганда алган травмалары аркасында сабый гомер буе дәвалану үтәргә мәҗбүр. Ранэль бүгенге көндә өйдә - әтисе һәм ике апасы янында. Моңа кадәр бала 3 айлап хастаханәдә генә булды. Хәзер аны вакыт-вакыт өенә чыгаралар. Дәвалану Казан хастаханәләрендә дә, Чаллыда да дәвам итә.
"Бүген кабат Ранэль әтисе белән табибка бара. Урын булса яткырырга тиешләр," - диде безгә Алена Мөхәммәтованың абыйсы Юрий Филипов. Хастаханәләрдә бала белән әбисе кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев