Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда малайларны мәктәпкә киендерү күпмегә баса?

Ике балага 25 мең сум тирәсе.

«Кечкенәләр өчен Мәскәүдән кайтартылган костюмнар 2 мең ярым сумнан башлана. Яшүсмерләр өчен – 4 мең сумнан 7 мең ярым сумга кадәр. Төркиянекеләр бераз кыйммәтрәк. Ир-егетләр күлмәкләре – 1200 сумнан. 12 фирма белән эшлибез. Әмма товарны күбрәк Төркиядән кайтартабыз», – ди эшмәкәр Илүсә Исхакова. 

Спорт костюмнары 1900 сумнан башлана. Төсләре, фасоннары төрле. Түфлиләрнең бәясе – 1700 сумнан 2500 сумга кадәр. 

Шәһәрдәшебез Зарема ханым базарга ике улы – Артур белән Маратны ияртеп чыккан. «Костюм, берничә күлмәк, аяк киеме, рюкзак кирәк. Спорт киемнәре бар алай. Узган ел мәктәп әйберләрен сатып алуга ике балага 25 мең сум тирәсе тотылды. Быел әзрәк булыр дип өметләнәм. Берсенең пиджагы бу елга да ярый», – ди.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпкә әзерлек