22 октябрь 2021 яңалыклары
-
Мин спортсмен булам
Яңа шәһәр үсеп килә, биш-алты урында завод корпусларын җиткерәләр. Бу зур төзелештә илнең төрле төбәкләреннән килгән төзүчеләр эшлиләр. Гаиләлеләрне вагончикларга урнаштырдылар. Йөзләгән вагончиклардан торган зур авыл халкын кибет, медпункт хезмәтләндерде. Эшчеләр балаларын мәктәпкә, балалар бакчасына бишенче номерлы автобус белән иске шәһәргә йөртәләр иде.
-
25 октябрьдән 31 октябрьгә йолдызнамә
Кучкар Финанс яктан сезне бик яхшы атна көтә. Сез акчаларны керем алыр өчен бик файдалы итеп салып куя аласыз. Бу вакытны яхшы мөнәсәбәтләр, бигрәк тә эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен кулланыгыз. Физик хезмәт киңәш ителми, спортзалдагы күнегүләр белән дә шөгыльләнми торыгыз.
-
Балаларны сакланырга өйрәтик
Бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 355 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 430 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Республиканың юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов Чаллыга килеп, киңәшмә үткәрде.
-
«Шәһри Чаллы» коллективы да җыештыру эшендә катнашты
Яр Чаллыда шәһәр өмәләре үткәрелде.
-
Эшче егылган
Мәләкәс аръягында 25 яшьлек эшче яңа төзелә торган күпердән егылып төшкән.
-
Волейбол үзәге
2022 елда шәһәрдә республика программасы буенча волейбол үзәге төзеләчәк.
-
«Автошәһәрнең яшь эшмәкәре – 2021»
Әлеге конкурска гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.
-
Татар яшьләре форумы уза
23 октябрьдә Чаллыда алтынчы тапкыр шәһәрнең иң эре татар яшьләре проектларының берсе – «Татар яшьләре форумы – 2021» узачак.
-
Халык санын алучылар йортларга йөри башладылар
Шәһәрдә халык санын алучылар фатирларга йөри башладылар.
-
Казан архитекторлары – Чаллыда
Казанның «Архитектурный десант» бюросы белгечләре Чаллыга килеп киттеләр.
-
Гаиләләргә – ана капиталы
Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
-
Яңа җиһаз кайтарыла
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендәге үзенең «Челны Упак» оешмасын модернизацияләүне дәвам итә.
-
Автогигант мәртәбәле кунакларны кабул итте
«КАМАЗ» ГАҖгә башкарма директор Алексей Посевкин җитәкчелегендәге Sber Automotive Technologies («СберАвтоТех») компаниясе вәкилләре килде.
-
Сайлап алу турында җиңделәр
Чаллының эшче яшьләре «Безнең заман» сайлап алу турында өч номинациядә иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
-
Булачак аналар гриппка каршы вакцина ясата
Шәһәрдә булачак әниләр гриппка каршы прививка ясата.