Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Булачак аналар гриппка каршы вакцина ясата

Шәһәрдә булачак әниләр гриппка каршы прививка ясата.

Йөклелекнең 36 атнасында гриппка каршы прививка ясаткан Оксана авырга узгач та коронавирус инфекциясе белән авырган. Бәхеткә, ул аны җиңел формада уздырып җибәргән. Грипп белән авырмас өчен һәм туачак баласын йогышлы авырулардан саклап калу өчен гриппка каршы прививка ясатырга булган. Аның 10 яшьлек кызы, әнисе кебек үк, шушы көннәрдә гриппка каршы вакцинация үткән. 
Икенче шәһәрдәшебез Йолдыз йөклелекнең 22 атнасында гриппка каршы прививка ясаткан. Аның икенче баласы туачак. Хатын вакцинациядән соң үзен яхшы хис итә. Ул прививка үзенә һәм сабыена грипптан сакланырга ярдәм итәчәк дип саный, бу коронавирус инфекциясе пандемиясе дәвам иткән чорда аеруча мөһим. Грипп белән авыручы кешегә коронавирус инфекциясе эләккән чакта, организмның үзен ничек тотачагы аңлашылмый. Йөкле хатын-кызның хәле начарланырга мөмкин. 
Йөкле хатын-кызларның гриппка каршы вакцинация ясатуы әни кешене һәм баланы яман чирләрдән саклый. Йөклелек вакытында прививка ясаткан хатын-кыз, гриппка каршы антитәнчекләрне плацента аша баласына тапшыра. Белгечләр әйтүенчә, прививка ясаткан әнидән туган баланың, ким дигәндә, 6 айга иммунитеты була.
Булачак аналарга гриппка каршы вакцинация йөклелекнең икенче триместрыннан соң ясала. Вакцинация ясатырга теләгән  кешеләр яшәү урыны буенча шифаханәләргә табиб-акушер-гинекологка мөрәҗәгать итә алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка