Яр Чаллыда шәһәр өмәләре үткәрелде.
Территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту чараларында 35 870 кеше катнашты, 221 берәмлек техника җәлеп ителде, нәтиҗәдә шәһәр территориясен тулысынча чистарттылар, моннан тыш, 1 847 агач, 3 429 куак киселде, 2 025 куб.м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 861 данә агач һәм куаклар утыртылды.
Мондый шәһәркүләм чарадан «Шәһри Чаллы» газетасы коллективы да читтә калмады. Без редакция территориясен санитар чистарттык: яфракларны җыештырып, махсус капчыкларга тутырып куйдык.
Күмәк эш – үзе бер куаныч бит ул!
Нет комментариев