23 апрель 2020 яңалыклары
-
Югары кан басымын төшерә торган 5 ризык
Югары кан басымы кан тамырларын һәм башка органнарны зарарлый һәм инсультка сәбәпче булырга мөмкин.
-
Кулич эченнән презерватив тапканнар
Краснодарда яшәүче бер хатын пасха куличы эченнән кулланылган презерватив тапкан.
-
«Яраткан иренең китүенә түзгән хатын, бала кайгысыннан акылдан язган иде»
Надия үзе гел генә яхшы күршеләр турында хыялланды. Үзе күрше-күләннең йомышын екмады. Нәрсә сорап керсәләр – шуны бирде. Элегрәк үзе дә сирәк кенә кергәли иде. Әйе, күрше – ул туганнан да якын, сердәш, ярдәмче. Ишегеңне ачу белән күрше белән очрашасың, барыр җирең булып, урамга чыксаң да – шул күршеләр. Картая авыл, урамнар күп булса да, аларда ялгыз әбиләр дә, өйләнми картайган ир-егетләр генә калып бара. Күрше Мөһим бабайның балалары да күптән үсеп таралышкан. Берсе бөтенләй чит илдә гомер кичерә. Күпне күргән, күпне кичергән олы кеше белән аралашып яшәве бер куаныч иде Надиягә. Бик тату яшәделәр. Мич ашы пешерсә, бабайны чакырып сыйлый, аның киңәшләрен дә тыңлый, бик якын күрә иде. Ул да юк хәзер. Йорт ялгыз калды.
-
Эшсез калган студентларга да эш табалар…
Стратегик инициативалар агентлыгы Хөкүмәттән, коронавирус аркасында 70 меңгә якын студентка эшсез калу куркынычы янавын истә тотып, вузларда аларга өстәмә эш урыннарын булдыру мөмкинлеген карауны сорый
-
Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?
Гомумән алганда, Айның беренче яртысына 8 ял көне туры килә.
-
«Безне бергә җирләгез»: Изоляциядә яшәгәндә бер ир хатынын һәм балаларын үтергән
Черкесск шәһәрендә яшәүче 64 яшьлек ир-ат туганнарын үтергәч, үз-үзенә кул салмакчы була, тик исән кала.
-
Татарстанда короновирусның 57 яңа очрагы теркәлгән
Шулай итеп, 23 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 412гә җитте. Россиядә 62733 очрак теркәлгән.
-
Энҗе Кадыйрова: «Иммунитеты түбән, эчәклеге начар эшләгән кеше вирусны авыр кичерә»
Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы, табиб Энҗе Кадыйрова коронавирус чорында иммунитетны ничек ныгытырга икәне, лимон, имбир, сарымсак кебек ризыкларның файдасы һәм вирустан саклану турында сөйләде.
-
Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин халкына мөрәҗәгать итте
Мәрхәмәтле, рәхимле Аллаһ исеме белән!
-
Татарстанда көймәне сынап карарга киткән ике егетне 10 көн эзлиләр
Татарстанда 11 апрельдән башлап, дюраль көймәсенең моторын сынап карау өчен, Мамадыштан Нократ елгасына киткән 23 яшьлек ике ир-атны таба алмыйлар.
-
Гәүдәсен суыткычка тыгып куйган 18+
Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 36 яшьлек ир, дус кызын үтереп, гәүдәсен суыткычта яшереп куйган. Ә аннары ташландык йортта үз-үзенә кул салган.
-
Берничә кызны мәсхәрә итүдә гаепләнә 18+
Урта яшьләрдәге ир-егет үз өендә балигь булмаган кызларны чакырып, хәмер белән сыйлаган һәм аларга карата җенси гамәлләр кылган, дип хәбәр итә Тикшерү Комитетының Татарстандагы идарәсе.