Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда көймәне сынап карарга киткән ике егетне 10 көн эзлиләр

Татарстанда 11 апрельдән башлап, дюраль көймәсенең моторын сынап карау өчен, Мамадыштан Нократ елгасына киткән 23 яшьлек ике ир-атны таба алмыйлар.

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләр югалганнан соң, дуслары эзлиләр, әмма эзләү нәтиҗәсез булып чыга. Моннан тыш, эзләү эшләрендә коткаручылар, полиция һәм волонтерлар да катнаша. Елганың ярлары карыйлар, шулай ук елганың төбен тикшерделәр. Ир-атларны водолазлар эзләделәр, хокук сакчылары Нократ елгасы аша күпердә урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан язуларны карады.

Хәзерге вакытта югалган кешеләрне эзләү дәвам итә.

Чыганак:Татар тудей

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев