Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берничә кызны мәсхәрә итүдә гаепләнә 18+

Урта яшьләрдәге ир-егет үз өендә балигь булмаган кызларны чакырып, хәмер белән сыйлаган һәм аларга карата җенси гамәлләр кылган, дип хәбәр итә Тикшерү Комитетының Татарстандагы идарәсе.

Зәй районында яшәүче 42 яшьлек ир-ат кулга алына, аны берничә кызны мәсхәрә итүдә гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның ноябрендә ир-ат 16 яшьлек кызны өенә кунакка чакыра, хәмер эчкәннән соң, кыз йокыга китә. шуннан соң ир-ат аңа карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кыла. 

Күптән түгел хокук саклау органнарына шикләнелүченең үз өендә 13 - 16 яшьлек кызларны җыеп ятуы, кыйммәтле бүләкләр бирүе, спиртлы эчемлекләр белән сыйлавы һәм аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр башкаруы турында мәгьлүмат килеп ирешә. Аны тикшерү барышында яңадан-яңа фактлар калкып чыга.

"Балигъ булмаганга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" маддәсе буенча эш кузгатылган, ир-ат үз гаебен танымаган һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Тикшерү бара.

Чыганак: Шәһри Казан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев