Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин халкына мөрәҗәгать итте
928
0
Мәрхәмәтле, рәхимле Аллаһ исеме белән!
Мәрхәмәтле, рәхимле Аллаһ исеме белән!
Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Әлхәмдүлилләһ, иң кадерле аебыз – Рамазан Шәриф аена аяк бастык. Мөселманнар Рамазан аен изге ай дип хөрмәт итәләр. Нәкъ менә шушы айда Мөхәммәдкә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңдерелгән, Коръән дә шул изге вакытта иңдерелә башлаган. Мең айдан хәерлерәк булган Кадер кичәсе Рамазанга туры килә.
Соңгы араларда бөтен кешелек бик зур сынау алдында калды, йогышлы авыруның, чикләр белән хисаплашмыйча, бөтен Җир шарына таралуы безнең яшәешебезне үзгәртте. Ничек кенә авыр булмасын, мөселман кешесе коткыга бирелеп, куркуга төшәргә тиеш түгел. Шул ук вакытта хәлнең кискенлеген аек акыл белән аңлау, үзенең һәм тирә-яктагыларның саулыгын саклау өчен, тиешле чараларны күрү мөһим. Авырлыклар да, чикләүләр дә вакытлыча булыр, Алла боерса, алар үтеп китәр. Рамазан аенда да бөтен дөнья мөселманнары илгә-җиргә иминлек сорап, тәнгә-җанга шифа сорап догада булса, иншәАллаһ, мондый афәт җиңелер, артта калыр.
Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан ае уразасы хакында болай дип җиткерә: “Әй иман китергәннәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде. Шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз.” (2-183). Аллаһның һәр әмерендәге кебек, уразада да безнең тәнебез һәм рухыбыз өчен зур файда бар. Шуңа күрә дә Рамазан уразасы үзен мөселман дип санаган, бәлигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркайсыбыз өчен мәҗбүри гамәл.
Ошбу изге гамәлне үтәүдә зур сабырлык, күндәмлек күрсәтүчеләр генә Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән бүләкләренә өметләнә ала. Раббыбыз Аллаһ әйтә: “Чынлап та, сабырларга исәпсез-хисапсыз әҗерләр бирелер”. (39:10.)
Ошбу айда Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезгә әҗер-савапларны дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә арттыра, гөнаһларыбызны гафу итә. Рамазан – тәкъвалыгыбызны сынау, рухыбызны һәм тәнебезне савыктыру өчен менә дигән форсат, дин тотучылар өчен зур бүләк.
Рамазан аеның һәр көне изге эшләрдә, гыйбадәтләрдә узсын! Аллаһы Тәгалә булган мохтаҗлыгыбызга күрә һәрберебезгә үзенең ярдәмнәрен ирештерсен һәм туры юлыннан б
барырга иман көче, тәкъвалык бирсен, бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән сакласын!
Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,
ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте
Президиумы әгъзасы, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев