Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гәүдәсен суыткычка тыгып куйган 18+

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 36 яшьлек ир, дус кызын үтереп, гәүдәсен суыткычта яшереп куйган. Ә аннары ташландык йортта үз-үзенә кул салган.

Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ташландык йортта үз-үзен үтергән ирнең гәүдәсен 20 апрельдә тапканнар. Аның куртка кесәсендә оперативниклар бер хатынның паспортын һәм әлеге ирнең документның хуҗасын үтерүен тануы турында язу тапкан.   

Тәртип сакчылары ир һәм әлеге хатын яшәгән урынга барган. Суыткычта алар коточкыч табыш - хатын-кызның гәүдәсенә юлыккан.   Беренчел мәгълүматлар буенча, ир хатынны рәхимсез рәвештә үтергән һәм гәүдәсен суыткычка яшергән, ә ни майтарганын аңлагач, кеше булмаган урында үз-үзен юк иткән. Үтерү факты буенча хокук сакчылары җинаять эше кузгаткан. 

 

 

Чыганак: Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев