Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миллион сумлык сыр югалган

Волжск сөт комбинатының Новосибирскига җибәргән 1 650 мең сумлык сыры юлда юкка чыккан. Товарны алып баручы йөк машинасы шоферы элемтәгә чыкмый икән. Новосибирскидагы бер оешма узган елның июнендә Волжск шәһәреннән сыр сатып алу турында килешү төзи. Продукцияне шәһәргә алып кайту өчен транспорт компаниясен дә табалар, алар исә, үз чиратында, Татарстандагы...

Волжск сөт комбинатының Новосибирскига җибәргән 1 650 мең сумлык сыры юлда юкка чыккан. Товарны алып баручы йөк машинасы шоферы элемтәгә чыкмый икән.

Новосибирскидагы бер оешма узган елның июнендә Волжск шәһәреннән сыр сатып алу турында килешү төзи. Продукцияне шәһәргә алып кайту өчен транспорт компаниясен дә табалар, алар исә, үз чиратында, Татарстандагы филиалларындагы шоферлар белән элемтәгә керәләр. Товар Чаллыга килеп җиткәч, йөк ташучылар сырны икенче машинага күчерәчәкләрен әйтәләр, шоферның телефонын, машина номерларын хәбәр итәләр. Шуңа да карамастан, товар вакытында Новосибирскига барып җитми. Беренче мәлләрдә машина йөртүче тиз арада килеп җитәчәген хәбәр итсә дә, соңыннан элемтәгә керми башлый. Әлеге факт буенча шәһәр эчке эшләр идарәсендә "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев