8 август көнне 16 сәгатьтә картиналар галереясының зур залында "Чаллы сувениры-2014" дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Әлеге бәйге-күргәзмәдә шәһәребезне ихлас яратучы барлык патриотлар - җитештерү фирмалары, реклама компанияләре, туристлык бюролары һәм агентлыклары, бизнес берлекләре вәкилләре катнаша ала. Шулай ук дизайнерлар, проект төзүчеләр, архитекторлар, рәссамнар, халык иҗаты, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре иҗат итүчеләр,...
8 август көнне 16 сәгатьтә картиналар галереясының зур залында "Чаллы сувениры-2014" дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Әлеге бәйге-күргәзмәдә шәһәребезне ихлас яратучы барлык патриотлар - җитештерү фирмалары, реклама компанияләре, туристлык бюролары һәм агентлыклары, бизнес берлекләре вәкилләре катнаша ала. Шулай ук дизайнерлар, проект төзүчеләр, архитекторлар, рәссамнар, халык иҗаты, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре иҗат итүчеләр, югары уку йорты һәм махсус белем бирү учреждениеләре укытучылары, студентлар, сәнгать мәктәпләрендә, студияләрдә шөгыльләнүчеләр чакырыла. Иң шәп сувенир авторын шәп бүләк көтә!
Нет комментариев