26 сентябрь 2022 яңалыклары
-
1нче октябрьдән онлайн-мәдрәсә эшли башлый
Аның аша дини белем үзләштереп булачак.
-
Ижау мәктәбенә һөҗүм иткән ир психоневрологик диспансерда исәптә торган
Ижау шәһәренең 88 нче мәктәбендә атыш оештырган ир-ат психоневрологик диспансерда учетта торган, дип белдергән Удмуртия башлыгы Александр Бречалов.
-
Чаллы табиблары Ижаудагы атышта зыян күргәннәргә ярдәм итәчәк
Мәгълүм булганча, фаҗига нәтиҗәсендә 13 кешенең гомере өзелде, 14 бала һәм 7 олы кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.
-
Рөстәм Миңнеханов Ижау мәктәбендәге атыштан соң Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты
Һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше үлде, шул исәптән җиде бала.
-
Чаллыда Илдар Ханов иҗат иткән сыннарны яңарталар
Бу эштә сирәк очрый торган материал – 200 кг якын смальта кулланачаклар.
-
Пенсияләр артачак
2023 елда пенсияләрне 4,4 процентка индексацияләү планлаштырыла.
-
Ләйсән Гыймаева: «Чәчләрем коелса, ничек кеше күзенә күренермен?»
Җырчы Ләйсән Гыймаеваның 10 ай дәвамында яман шеш белән көрәшүен хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә җырчыга катлаулы операция ясадылар. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып чыкты.
-
Ижау мәктәбендәге атыштан соң җинать эше кузгатылды
Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗигада 13 кеше үлгән, шуларның җидесе – укучы балалар.
-
Чаллыда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар үтәчәк
Шәһәркүләм хөрмәтләү кичәсе 4 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда үтәр дип көтелә.
-
Чаллы мәшгульлек үзәге 5830 эш урыны тәкъдим итә
Ел башыннан барлыгы 7218 кеше ярдәм сорап килгән.
-
Бүгеннән Чаллы йортларына җылы бирә башладылар
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә торак йортларга җылы бирү буенча тәүлек буена эшләргә кирәклеген искәртте.
-
Өлешчә мобилизацияләнүчеләрне «КАМАЗ» мәдәният сараенда кабул итәчәкләр
Өлешчә мобилизация кысаларында Донбасстагы махсус хәрби операциягә Чаллыдан 1200 кеше китәргә тиеш.
-
Наил Мәһдиев: «Хәрби операциягә китүчеләрнең гаиләләрен ташламаячакбыз!»
1 октябрьдән аларның балалары мәктәптә бушлай тукланачак. Балалар бакчасына да бушлай йөриячәкләр. Бу чыгымнарны бюджет үз өстенә ала.
-
Ижау мәктәбендә атыш вакытында 9 кеше зыян күргән
Билгесез кеше Ижау мәктәбендә атыш оештырган, дип хәбәр итә SHOT Телеграм-каналы.
-
Чаллыда югалган ир-атны эзлиләр
Чаллыда 41 яшьлек Руслан Фаизович Ямалиевны эзлиләр. Ул 21 сентябрь көнне фатирыннан чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Аның буе - 170 см. Ир-ат кара курткадан һәм караңгы төстә джинс чалбардан була. Аны күрүчеләрне 102 яки 112 телефон номеры аша шалтыратулары сорала.