Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әдәби Сабантуйда шәһәребез язучы-шагыйрьләре дә катнашты +фотолар

27 августта Арча мәйданында Әдәби Сабантуй гөрләде. Ул Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә шәһәребез язучы-шагыйрьләре дә әлеге күркәм бәйрәмдә булып кайтты.

Бәйрәм #Әдәбимарафон һәм #Авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы белән һәм чараның байрагын күтәрүдән башланып китте. Сабан туеның төп бәйгесе — #әдәбикөрәш. Ул #әдәбисабантуе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист  Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтергә тиеш. Көрәшкә 18 катнашучы гына чыкты.
Әдәби  Сабантуйның җиңүчеләрен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла игълан итте. Беренче урынны Әлмәт шәһәреннән Сиринә Мифтахова алды. 

Тумышы белән Кама Тамагыннан булган Нурзанә Хөсәенова икенче урынны, өченчесен Балык Бистәсе районыннан Зәлинә исемле катнашучы алды.

Әдәби көрәшнең финалында катнашучыларга  үзләренең туган якларындагы күренекле шагыйрь һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында өч минут эчендә сөйләргә кирәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният