29 март 2022 яңалыклары
-
Хәдисләр
* Әбу Әюб (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткерә: «Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тоткан кешенең уразасы гомер буе тоткан уразага тиң» (Мөслим).
-
«Ел укытучысы – 2022» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Чаллының 35нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Анна Мельникова Татарстанда «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының «Педагогик дебют» номинациясендә икенче урынны яулады.
-
69нчы мәктәп командасы интеллектуаль уенда катнашты
69нчы мәктәпнең 7Б сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гәләлтдинова белән «Г. Тукай әкиятләре һәм шигырьләре балалар өчен» темасы белән «Мин – патриот» интеллектуаль уенының III этабында катнаштылар.
-
Беренче сентябрьгә күпер төзелеп бетә
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Гостев урамында күпер төзелеше белән танышты. Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү узган елның августында башланган иде.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» район этабында катнаштылар
Электротехниклар районы мәктәпләре юл хәрәкәте иминлеге буенча «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының район этабында катнашты. Чара 30нчы мәктәптә үтте. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары 17 отрядка бүленеп белемнәрен һәм көчләрен сынады.
-
Апрельгә намаз вакытлары
Чаллы мөхтәсибәте: апрель аена намаз вакытлары.
-
Шәһәрне резин көпчәкләрдән чистартачаклар
1 апрельдән шәһәрдә санитар-экологик икеайлык башлана. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Уразаның файдасы
• Ураза тоту Аллаһны исебезгә төшерә. Җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала.
-
Помидор үсентесе тизрәк үссен дисәң
Моның өчен 3 литрга суга 1 тамчы йод салалар һәм шуны помидорга сибәләр. Бу бер генә тапкыр эшләнә.
-
Шойгу: "Яз көне армиягә чакырылган егетләр "кайнар нокталарга" җибәрелмәячәк"
Бу язда хәрби хезмәткә чакырылган Россия гражданнарын кайнар нокталарга җибәрмәячәкләр. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу белдерде.
-
Дәрәҗәле конференциядә Поташов исемендәге көллият студентлары сынатмады
Тимирясев исемендәге Казан инновацион университетының Чаллы филиалында «Яшь эзләнүче: актуаль проблемалар, казанышлар һәм инновацияләр» дип аталган XXV региональ фәнни-практик конференция үтте.
-
Тарихта калырлык шәкертләр бар
54нче гимназия 30 еллык эшчәнлегендә үзенең тарихында калырлык горурланырлык шәхесләр тәрбияләде.
-
Шәһәребездәге дәрәҗәле мәктәпләренең берсе - 54нче гимназия ачылуга 30 ел тулды
Шәһәребездәге дәрәҗәле мәктәпләренең берсе булган 54нче гимназия ачылуга 30 ел тулды. Рамил Исаев җитәкчелегендәге әлеге мәгариф учреждениес, кыйбласына тугры калып, балаларга туган телебездә белем һәм тәрбия бирә. Бирегә килеп керүгә күзгә милли мохит ташлана. Игъланнар татар телендә, укытучылар һәм укучылар татарча сөйләшә.
-
Медицина хезмәткәрләре волейбол уйнады
Чаллыда медицина оешмалары арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Җиңүче кубогы өчен 7 медицина оешмасының хатын-кызлар командасы ярышты.
-
Рамазанга ничек әзерләнергә?
Һәр кеше үзенең тормышындагы нинди дә булса вакыйгага бөтен күңелен биреп әзерләнә. Әйтик, кунаклар каршы аламы, никах туена әзерләнәме, яисә бәби көтәме... Алдан ук хәстәрен күрә башлый.