Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рамазанга ничек әзерләнергә?

Һәр кеше үзенең тормышындагы нинди дә булса вакыйгага бөтен күңелен биреп әзерләнә. Әйтик, кунаклар каршы аламы, никах туена әзерләнәме, яисә бәби көтәме... Алдан ук хәстәрен күрә башлый.

План төзи: мәҗлес өстәленә төрледән-төрле тәмле ризыклар әзерләргә, матур күлмәк алырга, бәбигә карават, коляска һәм башкалар... 

Елга бер тапкыр килә торган Рамазан аена да алдан әзерләнә башларга кирәк. Иң беренче чиратта, тәүбәгә килергә – Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбыз өчен чын күңелдән ярлыкау сорап, истигъфар кылырга, рухи яктан чистарынырга. Кемнедер авыр сүз белән рәнҗеткәнсең икән, гафу үтенергә яки сине кыерсыткан булсалар гафу итәргә. Туганлык җепләрен тергезергә, кешеләр белән яхшы мөгамәлә төзергә.

Дөньяви эшләрне бераз читкәрәк куеп, күбрәк үзеңне Аллаһка багышлап, вакытны изгелектә, гыйбадәттә үткәрергә. Ниндидер авыр, күп көч, вакыт сарыф итә торган эшләрне, командировкаларны алдан ук бетереп куеп яисә ураза узганнан соң планлаштырып, ялларны, отпускны Рамазан аена туры китереп алу күпкә яхшырак та, җиңелрәк тә, – дип киңәш бирә Чаллы мөхтәсибәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Ихлас мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов.

Шулай ук бер ай буена планын төзеп кую яхшы. Хәтта язып куярга да була. Мөхәммәд Пәйгамбәребез дә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): «Эшләрегезне язу белән беркетегез», – дигән. Язып куйгач, ул истә кала, онытылмый торган була. Мисал өчен, көнгә ничә сүрә ятларга, тәравих намазларында катнашырга, авыз ачу мәҗлесе оештырырга, үзеңә дә ифтарларда катнашырга, мөмкинлектән чыгып, зәкят түләргә, аны кемгә яисә кайда бирергә, фитр садакалары... һәм башкалар турында алдан язып, хәстәрен күрсәгез, хәерлерәк булыр. Хатын-кызлар сәхәргә, ифтарга айлык меню да төзеп куйса, һәр көн нәрсә пешерим микән дип баш ватасы булмас. Шулай эшләгәндә гыйбадәткә вакыт та күбрәк калыр.

Изге Рамазан аена дөрес ният белән кереп, бөтен рәхәтен, бәрәкәтен тойсак иде. Ураза вакытын хәерле сәхәр-ифтарлар, яхшы гамәлләр, файдалы очрашулар белән ихлас гыйбадәттә уздырсак иде, Йә Раббым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация