Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие түләүле ифтарлар буенча фикерен белдерде

Ифтарларның төрлесе бар, ди Камил Сәмигуллин.

Каләм әһелләре белән узган авыз ачу мәҗлесендә журналистлар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан түләүле ифтарларга карата фикере белән кызыксынды.

«Ифтарларның төрлесе бар. Әйтик, мисал өчен: ифтар оештыручы акча җыеп, шул акчаны ашауга һәм программа өчен түләүгә тота, үзенә акча калдырмый. Икенче очрак: җыйган акчаны үзенә калдыра. Бу соңгы әйтелгән ифтарларга без каршы. Бизнес ифтарлар да оештырыла. Аннан кергән акча, ашаудан тыш, ятимнәргә, мәдрәсәләргә тапшырыла. Андый ифтарларга сүзебез юк. Теләгән кеше барсын, монда проблема юк», – дип белдерде мөфти.
 

«Шәһри Казан»нан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев