Мәтрүшкәле чәй файдалымы?
Киңәш.
Мәтрүшкәне элек-электән әби-бабайларыбыз кулланган. Хәзер дә ул халык медицинасында еш кулланыла. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау булганга аны нерв авыруларына каршы кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су салып, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагын 10-15 минут сүрән утта тотып, сөзеп куялар.
Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә дә эчәргә була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкә бик файдалы. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салып, каплап куярга кирәк.
Ләкин мәтрүшкә зыянлы да булырга мөмкин. Аның төнәтмәләрен йөклелек вакытында бөтенләй эчәргә ярамый. Шулай ук мәтрүшкәле чәйләрне ирләргә озак куллану киңәш ителми, чөнки ул потенциягә начар йогынты ясый. Мәтрүшкәне эчкәндә дә табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев