Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тортларга кеше һәм хайван сурәтләрен төшерергә ярыймы?

Сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

Динебездә рәсем ясау, фото, видеога төшү һәм аларны социаль челтәрләргә урнаштыру рөхсәт ителәме-юкмы? Рәсем ясау тыелгач, тортларга да рәсем ясау гөнаһ булып саналамы? «Заказга» ясала торган тортларда кеше һәм хайванның сурәтләрен ясатырга ярыймы? Бу сорауларга җавапларны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан белештек.

Фото һәм видеога төшергә рөхсәт ителә һәм аларны социаль челтәрләргә урнаштырырга да ярый, әмма шәхси фотоларны урнаштырганда күз тиюдән сакланырга кирәклеген истә тотарга кирәк.

Исән хайван һәм кеше рәсемнәрен ясау тыелган. Мәктәптә рәсем дәресләрендә дә әлеге мәсьәләгә кагылышлы конфликт чыга. Мөселман баласы: «Юк, мин рәсем ясамыйм», – ди. Бу очракта укытучыларга йомшаграк булырга кирәк: рәсемне арттан, хәрәкәттә сурәтләргә яки битсез ясарга тәкъдим итәргә була.

Тортларга кеше һәм хайван сурәтләре ясатырга ярый, аны ашап бетерәләр бит, элеп куйсалар, дөрес булмый, дип хәзрәтнең җавабын җиткерә - https://intertat.tatar.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай